Татарстанда көн карлы булачак
Җәмгыять

Татарстанда көн карлы булачак

Көндезге һава температурасы -12 градуска кадәр җитәргә мөмкин.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.

Синоптиклар урыны белән кар явуы турында җиткерә. Җил көньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Юлларда бозлавык саклана.

Көндезге сәгатьләрдә һаваның максималь температурасы -4..-9, көнчыгыш районнарда -12 градуска кадәр җитә.

Казанда -4..-6 градус булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154700/


Нет комментариев