Җәмгыять

Татарстанда көндезге һава температурасы -5 градуска кадәр төшә

Явым-төшем көтелми.

(Казан, 28 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 28 ноябрьдә, республикада көн дәвамында алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Яаым-төшем көтелми, җилнең юнәлеше тотрыксыз һәм көчсез. Юлларда урыны белән бозлавык саклана.

Көндезге максималь һава температурасы Татарстанда - 0..-5, Казанда -1..-3 градус булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/28/153211/


Нет комментариев