Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда медицина ярдәме күрсәтү ни дәрәҗәдә

2016 елда Татарстанда медицина ярдәменнән канәгатьлелек рейтингы - лидер һәм аутсайдерлар Халык фикеренчә медицина ярдәме күрсәтү уңай һәм тискәре бәяләнгән муниципаль берәмлекләр иесмлеге (Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитет мәгълүматлары буенча, 2016 елда республика халкының медицина хезмәтеннән канәгатьлеге Татарстан буенча уртача 75,1 процент тәшкил итә....

2016 елда Татарстанда медицина ярдәменнән канәгатьлелек рейтингы - лидер һәм аутсайдерлар

Халык фикеренчә медицина ярдәме күрсәтү уңай һәм тискәре бәяләнгән муниципаль берәмлекләр иесмлеге

(Казан, 4 февраль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитет мәгълүматлары буенча, 2016 елда республика халкының медицина хезмәтеннән канәгатьлеге Татарстан буенча уртача 75,1 процент тәшкил итә. Бу хакта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин йомгаклау коллегиясе утырышында әйткән иде.

Чагыштыру өчен. Узган елда бу күрсәткеч 74,2 процент, ә 2013 елда нибары 62,2 процент булган. Министр соңгы 4 елда медицина ярдәменнән канәгатьлек үсеше 20 процент булуын билгеләп узды.

Гадел Вафин гражданнар медицина ярдәме күрсәтүне уңай бәяләгән муниципаль берәмлекләрне атады. Кайбыч, Буа, Алексеевск, Балык Бистәсе, Баулы, Чүпрәле, Сарман, Зәй, Әлки, Теләче, Минзәлә, Питрәч, Саба, Алабуга районнарында бу күрсәткеч 90 процент тәшкил итә. Яшел Үзән, Казан, Яр Чаллы, Югары Ослан - иң түбән күрсәткечле муниципаль берәмлекләр: аларда медицина ярдәменнән канәгатьлек 70 проценттан ким (39-64 процент).

Идел буе федераль округы буенча караганда, Татарстан икенче урында. Беренче урында Оренбург өлкәсе. Рейтингның иң астагы өч баскычында Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Саратов өлкәсе тора.

Коллегия утырышында катнашкан Татарстан Презденты Рөстәм Миңнеханов медицина ярдәменнән канәгать булу күрсәткече артса да, моның белән горурланып сөйләргә әле бик иртә булуына басым ясады. "Әгәр 95 проценты канәгать булып, тискәре бәяләүчеләр 5 процент кына булса, ул вакытта яхшы нәтиҗәгә ирештек дияр идек", - ди Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев