Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

Татарстанда техник яктан иң алдынгы һәм артта калган районнар мәгълүм — исемлек

Республикада 100 гектар чәчү мәйданын эшкәртү максатларында 154,6 ат көче кулланыла. (Казан, 2 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада техник яктан иң яхшы тәэмин ителгән районнар мәгълүм булды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инжинер-техник тәэмин ителеш бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, иң югары күрсәткеч Саба районына...

Республикада 100 гектар чәчү мәйданын эшкәртү максатларында 154,6 ат көче кулланыла.

(Казан, 2 май, "Татар-информ", Лилия Локманова). Республикада техник яктан иң яхшы тәэмин ителгән районнар мәгълүм булды.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инжинер-техник тәэмин ителеш бүлеге җитәкчесе Ришат Булатов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, иң югары күрсәткеч Саба районына күзәтелә. Биредә 100 гектар чәчү мәйданына туры килгән техника куәте (ат көчендә) 234не тәшкил итә. Тукай районында бу күрсәткеч - 215,7; Түбән Камада - 204,9; Кукмарада - 201,5; Балтачта - 201; Арчада - 182,9; Буада - 180,9; Әтнәдә - 177,4; Биектауда - 176,8; Спаста - 174,4; Актанышта - 173,7.

Техникасы аз булган районнар исемлеген Чирмешән җитәкли. Биредә 100 гектар мәйданны эшкәртү өчен 69,1 ат көче кулланыла.

Сарманда бу күрсәткеч - 115,9; Апаста - 125,8; Әлмәттә 127,1:Тәтештә - 128,2; Минзәләдә - 119,1; Лениногорскта - 130,1; Баулыда - 131,1; Югары Осланда - 139,2; Кама Тамагында - 99; Ютазыда - 149,6.
Республика буенча исә 100 гектар чәчү мәйданын эшкәртү өчен 154,6 ат көче кулланыла. Чит илләрдә бу сан 300дән артып китә.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/02/139845/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев