Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда яшенле көчле яңгырлар су басуга китерергә мөмкин

Россиянең үзәгендә соңгы бер ай ярымда айлык явым-төшем нормасының 250 проценты яуган. Су басуга китерергә мөмкин яшенле көчле яңгырлар Идел-Нократ төбәгендә, аерым алганда, Киров өлкәсендә, Чувашия һәм Татарстанда көтелә. Бу хакта буген «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте, дип яза ТАСС. Белгеч сүзләренчә, Россиянең үзәгендә...

Россиянең үзәгендә соңгы бер ай ярымда айлык явым-төшем нормасының 250 проценты яуган.

Су басуга китерергә мөмкин яшенле көчле яңгырлар Идел-Нократ төбәгендә, аерым алганда, Киров өлкәсендә, Чувашия һәм Татарстанда көтелә. Бу хакта буген «Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Белгеч сүзләренчә, Россиянең үзәгендә соңгы бер ай ярымда айлык явым-төшем нормасының 250 проценты яуган.

«Температура уртача климат нормасыннан 2,5 - 3,5 градуска түбәнрәк», - дип аңлаткан Тишковец.

Шулай ук ул мондый кояш җылысы шартларында су температурасы 18-20 градусны тәшкил иткән һәм Россиянең үзәк төбәгендә яшәүчеләр йөзү сезонын июль уртасында гына ачты дип белдергән. «Соңга калу 50 тәүлекне тәшкил итә. Шундый ук хәл илебезнең төньяк-көнбатышында да кабатлана», - диде Тишковец.

http://tatar-inform.tatar/

Чыганак: www.zamansulyshy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев