Әтнә артистлары авылларда йөриләр. Сайлау агитациясе кысаларында Олы Әтнә мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бриллиант кул" тамашасын әзерләделәр.
Әлеге тамашаны халыкка тәкъдим итәләр. Иң беренче Бәрәскә тамашачысына карау бәхете елмайды.
- Бу чыгыш барлык авыл җирлекләрендә дә куелмый. Капма-каршы концертлар белән үрелеп барачак. Арчалар безгә килә, без аларга барабыз, - дип аңлатып үтте районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.
Нәрсә генә булса да, һәркайсы күңелле, үзе бер ял.
Нет комментариев