Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә китапханәләр системасы да акциядә теләп катнашты

Татарстанда 17-25 апрель көннәрендә уздырылучы «Весенняя неделя добра - эстафета добрых дел» акциясенә без дә бик теләп кушылды, дип хәбәр иттеләр Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан.

Әтнә үзәк китапханәсендә "Гаиләбез белән укыйбыз" исемле китап уку атналыгы уза. Бу чараның максаты - гаилә белән уку традицияләрен яңарту, укучыларыбызны китап укуга җәлеп итү. Укучылар игътибарына җиде бүлектән торган бик эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителә, күргәзмә янында кызыклы әңгәмәләр уздырыла. Биредә сәламәтлек, кул эшләре, дару үләннәре, аш-су серләре һәм башка өлкәләрне чагылдырган китап-журналлар урын ала. Төрле катлау китап укучыларга китапханә фондыннан кызыклы һәм тәрбияви китаплар тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев