Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә өлеше – 3,7 процент

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 29 октябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, республика күмәк хуҗалыкларында бер баш сыердан уртача 11,8 килограмм сөт савып алынган.

Биредә берничә районның, шул исәптән Әтнәнең күрсәткече аерылып тора. Бу көнне безнең күмәк хуҗалыклар уртача 15,3 килограмм сөт саудылар. Бу алдагы елга карата 3,3 тоннага һәм алдагы көннән ярты тоннага артык. Иң сөенечлесе - республиканың уртак сөт казанына керткән өлешебез күләмле. Бүгенге көндә 8 район гына көн саен 100 тоннадан артык сөт савып ала, шулар арасында кечкенә Әтнә районы да бар. Тагын бер күрсәткечне читләтеп узарга ярамый, бездә авыл хуҗалыгы җирләренең 1 гектарына уртача 1,88 килограмм сөт җитештерәләр.

Бер санга игътибар итегез. Республикада бу көнне 2759,6 тонна сөт саудылар, Әтнә өлеше 101 тонна. Бу, якынча 3,7 процент дигән сүз, ә бит Татарстанның 43 районында сөт савалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев