Әтнә мәдәният йорты Яңа ел тамашалары расписаниесен игълан итте
Җәмгыять

Әтнә мәдәният йорты Яңа ел тамашалары расписаниесен игълан итте

Чаралар барысы да Үзәк чыршы янында уза.

31 декабрьдә Яңа ел каршылау кичәсе уза.

1 гыйнвар - Күңгәр-Өҗем авыл җирлекләре үзешчәннәре чыгыш ясый.

2 гыйнвар көнне - алар тәкъдим иткән бәйрәм тамашасын Бәрәскә-Көек авыл җирлекләре үзешчәннәре дәвам итә.

3 гыйнвар көнне - Кышлау-Яңа шашы авыл җирлекләре үзешчәннәренең бәйрәм тамашасы уза.

4 гыйнвар көнне Сәрдә-Комыргуҗа авыл җирлекләре үзешчәннәренең бәйрәм тамашасы көтелә.

5 гыйнвар - Мәңгәр һәм Күлле Киме авыл җирлекләре үзешчәннәренең бәйрәм тамашасы уза.

6 гыйнвар - Әтнә-Күәм авыл җирлекләре үзешчәннәре бәйрәм тамашасы тәкъдим итә.

Башлану вакытлары - 19:00.


Нет комментариев