Әтнә мәктәпләрендә “Аеклык бәйрәмнәре” узды
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләрендә “Аеклык бәйрәмнәре” узды

Район мәктәпләрендә "Аеклык бәйрәмнәре" уздырдылар. Әлеге акция кысаларында мәктәпләрдә аек тормыш алып бару рәвешен пропагандалаган, алкогольнең зыяна, сәламәт яшәү рәвеше турында викторина , махсус тәрбия сәгатьләре, рәсемнәр презентациясе, спорт сәгатьләре үтте. Укучылар шушы ук темага багышланган видеофильмнар да карадылар. Мондый тәрбия чараларының максаты - укучыларда үз сәламәтлекләренә җаваплы караш тәрбияләү...

Район мәктәпләрендә "Аеклык бәйрәмнәре" уздырдылар. Әлеге акция кысаларында мәктәпләрдә аек тормыш алып бару рәвешен пропагандалаган, алкогольнең зыяна, сәламәт яшәү рәвеше турында викторина , махсус тәрбия сәгатьләре, рәсемнәр презентациясе, спорт сәгатьләре үтте. Укучылар шушы ук темага багышланган видеофильмнар да карадылар.

Мондый тәрбия чараларының максаты - укучыларда үз сәламәтлекләренә җаваплы караш тәрбияләү һәм алкоголь куллануга тискәре мөнәсәбәт тудыру, дип аңлаттылар.


Нет комментариев