Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә мәктәпләрендә бердәм интернет куркынычсызлыгы дәресләре үтте.

Олы Әтнә урта мәктәбендә интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте. Әлеге дәресне 10 сыйныф укучылары белән мәгариф бүлеге методисты, Әтнә муниципаль районының тьюторы Ленар Гарипов үткәрде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мондый дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә үткәрелде. Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты - балаларга интернет аша янаган...

Олы Әтнә урта мәктәбендә интернет куркынычсызлыгы буенча бердәм дәрес үтте.

Әлеге дәресне 10 сыйныф укучылары белән мәгариф бүлеге методисты, Әтнә муниципаль районының тьюторы Ленар Гарипов үткәрде. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, мондый дәресләр районыбызның һәр мәктәбендә дә үткәрелде.

Исеменнән үк күренгәнчә, мондый дәресләрнең төп максаты - балаларга интернет аша янаган куркыныч турында аңлату. Дөрестән дә, бүген интернетсыз тормышны күз алдына китерү дә кыен. Алга киткән технологияләр заманында яшибез. Өлкәннәр генә түгел , бала-чаганы да компьютер каршыннан аерып алып булмый. Әмма интернетны үстерү генә түгел, аны куркынычсыз итү дә бүгенге көндә бик актуаль. Бу бигрәк тә мәктәп укучыларына кагыла. Ленар Гарипов әзерләгән бердәм дәреснең төп темасы да "Интернет - мөмкинлекме әллә куркынычмы" дип аталды. Укучылар интернет аша үтеп кергән куркыныч, аларның ничек таралуы, әлеге куркынычка каршы көрәшү ысуллары белән таныштылар. Бу башлыча, шәхси мәгълүматларны саклау, интернет мошенниклыклыкның киң таралган төрләре,шулай ук автор текстларының, музыкаль һәм кино продукциясенең законсыз күчермәләрен ясауны да үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев