Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әтнә таңы»на альтернатив язылырга мөмкин

Соңгы елларда газета-журналларга язылу тиражының кимүе күзәтелә. Аңлап та була, интернет, кәрәзле телефоннар зур ташкын булып тормышыбызга үтеп керделәр. Дөнья, республика, район яңалыклары белән яшь буын хәзер интернет челтәреннән генә таныша. Тик шулай булса да, буяу исеп килеп торган газетаны кулга алып укудан да рәхәт әйбер юк, дип шалтыратучылар бар....

Соңгы елларда газета-журналларга язылу тиражының кимүе күзәтелә.
Аңлап та була, интернет, кәрәзле телефоннар зур ташкын булып тормышыбызга үтеп керделәр. Дөнья, республика, район яңалыклары белән яшь буын хәзер интернет челтәреннән генә таныша.
Тик шулай булса да, буяу исеп килеп торган газетаны кулга алып укудан да рәхәт әйбер юк, дип шалтыратучылар бар. Соңгы вакытта почта хезмәте кыйм­мәтләнү сәбәпле, газета-журналларга да бәяләр бермә-бер үсте. Районыбыз газетасы «Әтнә таңы»н да бәяләр үсеше читләтеп үтмәде. Бәя арту сәбәпле, соңгы елларда языла алмый калучылар бар. Инде килеп, газетабызга альтернатив язылу тәкъдим итәбез. Моның өчен редакциягә килеп, 2017 елның II яртыеллыгына язылырга һәм газетаны редакциядән алып китәргә кирәк була. Язылу бәясе - 400 сум. Почтальоннарыбызның хезмәте түбән бәяләнү сәбәпле, Күшәр авылы бүгенге көндә почтальонсыз калды. Авыл халкы вакытлы матбугат белән таныша алмый тилмерә. Ничек тә ярдәм итәсе килә. Чишелеш юлын гына табып булмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев