Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә “Винни-Пух”ы - беренче!

Инглиз телендә узган республика фестиваль-конкурсында Олы Әтнә мәктәбе театр коллективы беренче урын яулады.

Әлеге бәйге Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының эш планы нигезендә, English First команиясе башлангычында уза. Чыгышларны шушы компания, КФУның чит телләр һәм тәрҗемә буенча югары мәктәбе вәкилләре, шулай ук кайбер мәктәп укытучылары хөкем итә. Максаты - укучыларга инглиз теле дәресләрен бирү сыйфатын яхшырту була. Бу хакта мәктәпнең English CIub театр коллективы җитәкчеләре - инглиз теле укытучылары Гүзәл Габдрахманова белән Гөлназ Шәрәфиевадан сораштык.

- Жюри гына түгел, укучыларыбызның чыгышына үзебез дә сокландык. Мәктәпнең 6 сыйныф укучылары Рания Ахматуллаева, Дарина Закирова, Зөһрә Хәйруллина, Лилия Заһидуллина һәм Айзат Һидиятуллин бик оста чыгыш ясадылар. Алан Милнның "Винни-Пух" әсәрен азрак үзгәртеп, матурлап сценарие яздык. Чөнки спектакль 10 минуттан артык дәвам итмәскә тиеш иде, - дип таныштырдылар.

Спектакльне әзерләүне, репетицияләрне көлеп кенә искә алсалар да, ул чор шактый вакытны, нервыларны ашый. Ни дисәң дә, спектакль актерлык осталыгы белән генә бәяләнми. "Конкурста тел сөйләме дә, костюм матурлыгы да, декорация дә исәпкә алынды", - диләр. Жюри һәр өлкәне аерым бәяли. Ә безнең Әтнә халкының бик матур бер үзенчәлеге бар - берәүдә проблема туса, уннарча кеше ярдәм итәргә ашыга. Бу юлы да мәктәп коллективы ярдәм кулы суза, инглиз теле укытучылары ярдәме сизелерлек була. Мәгариф бүлеге, районның барлык мәктәпләре, аеруча Күңгәр, Бәрәскә, сәнгать мәктәбе һәм режиссер күзлегеннән Алсу Хәкимова, Габдулла Тукай исемендәге театр коллективы һәм гримм сылауда Зөһрә Хөсәенова ярдәме сизелерлек була.

Казанга өч тапкыр баралар: башта зона бәйгесендә, аннан узгач, республикада чыгыш ясыйлар. Соңыннан бүләкләү өлешенә чакыралар. "Җиңүегезне белеп бардыгызмы соң?" - дибез. Анысы ахырга кадәр сер булып сакланган икән. Тик компьютерны яхшы белүчеләр өчен әллә ни зур каршылык түгел бу! Кызыксыналар, эзләнәләр һәм кирәк сайтны, үзләренә кирәк мәгълүматны табалар: димәк, җиңүләрен белеп баралар.

Министр Энгель Фәттахов үзе бүләкли.

- Бик мөһим фестиваль-конкурс бу. Киләчәктә аны тагын да зуррак масштабта уздырырга ниятлибез, - ди.

Олы Әтнә мәктәбе директоры Гөлүсә Рәхимҗанованы, театр коллективы җитәкчеләрен Рәхмәт хаты белән бүләкли ул. Ә авыл мәктәпләре арасында беренче урынга лаек булган коллективка ноутбук тапшыра. ә укучы балаларның һәрберсен бүләклиләр. Дарина Закирова исә, икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле башкарып, аерым бүләккә лаек була. Җитәкче укытучылар онлайн-EF мәктәптә уку мөмкинлеге бирүче сертификатны аеруча кадерле бүләк дип саныйлар. Министр алдагы елларда җиңүчеләргә чит илләргә сәяхәт тә ышандырган.

Безнекеләр башкаруындагы "Винни-Пух"ны "ТНВ" каналыннан да күрсәттеләр. Пәнҗешәмбе кичке 7дә кабат күрсәтәләр, кызыксынучылар, карарга онытмагыз. Моннан тыш, спектакльне безнең сайтта да карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев