Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнә ЮИДчылары Яр Чаллыда чыгыш ясады

Яр Чаллыда яшь юл хәрәкәте инспекторлары арасында "Куркынычсыз тәгәрмәч" конкурсының финал өлеше узды.

Биредә Татарстанның һәр районыннан, кайбер административ берәмлекләрдән составында 4 укучы - 2 малай, 2 кыз булган икешәр команда чыгыш ясый.

Шәхси һәм команда зачетларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчегә ярдәм итү, автошәһәрчектә һәм каршылыклар аша велосипедта йөрү буенча көч сынашалар. ЮИДчылар иҗади конкурста катнашып, юлдагы куркынычсызлык таләпләрен белү буенча да җавап тоталар.

Әтнә данын яклаган, укытучылары Лилә Сәмигуллина җитәкчелегендәге яшь ЮИДчылар - Әмир Галәветдинов, Алмаз Бадиков, Инзилә Солтанова, Зөһрә Садыкова составындагы команда "призлы унлык" арасына үтә алмаса да, җитди көндәшлек тудыралар. Моннан тыш, аерым номинациядә призлы 7 урынга лаек булалар. Әлбәттә, бездәге мөмкинлекләрне шәһәрдәгеләр белән чагыштырырлык түгел. Шулай да спортзалда да, техникум каршындагы автомәйданчыкта да шөгыльләнделәр, аңлашылганча, начар өйрәнмәгәннәр.

Ә бәйгедә Казан командасы тантана итә, шәхси чыгышта да казанлылар җиңеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев