Әтнә юлларында - рейд
Атнаның беренче көнендә район юлларында "Тоннель" операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Аларның икесе - балалар өчен махсус утыргычсыз йөрү, дүртесе - страховка булмау, икесе - куркынычсызлык каешын такмау, дүртесе - машинаның техник яктан төзек булмавы, бишесе -...
Атнаның беренче көнендә район юлларында "Тоннель" операциясе буенча рейд үткәрелде. Рейд барышында Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан 18 кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Аларның икесе - балалар өчен махсус утыргычсыз йөрү, дүртесе - страховка булмау, икесе - куркынычсызлык каешын такмау, дүртесе - машинаның техник яктан төзек булмавы, бишесе - номерлар укылмау һәм берсе - страховкага язылмаган кешене руль артына утырту белән бәйле. Шуны да исегезгә төшереп узасы килә,ЮХИДИ бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә районда 10 мең сумнан артык штрафы булган егерме кеше исәпләнә. Мондыйларга карата махсус санкцияләр каралган. Бу исә штрафны икеләтә түләү яисә 15 тәүлеккә кадәр ябылуны күздә тота. Ә инде штрафларыгыз турында вакытында беләсегез килә икән, ЮХИДИ бүлекчәсенә килеп гариза яза аласыз. Йөртү хокукыннан мәхрүм ителү турында карар чыкканнан соң да, таныклыкларын китереп тапшырмаучылар колагына да берничә сүз. Әлеге таныклыкны тапшырган көннән генә суд карары үз көченә керә. Ә аңарчы сез гомерлек таныклыктан мәхрүм ителүче булып торасыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев