Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә акча алып була

Яңалык Закон бозуны фотога төшер һәм акча ал 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Бу уңайдан бөтен республика буенча икеайлыкны уздыру буенча төрле киңәшмәләр үтә, бурычлар һәм максатлар куела. Икеайлык барышында тирә- якны чистарту, төзәтү эшләреннән тыш , барлык чүп ташлау урыннары ачыклана , санкциясезләре юкка чыгарыла. Тикшерү органнары тарафыннан...

Яңалык

Закон бозуны фотога төшер һәм акча ал

1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланып китте. Бу уңайдан бөтен республика буенча икеайлыкны уздыру буенча төрле киңәшмәләр үтә, бурычлар һәм максатлар куела.

Икеайлык барышында тирә- якны чистарту, төзәтү эшләреннән тыш , барлык чүп ташлау урыннары ачыклана , санкциясезләре юкка чыгарыла. Тикшерү органнары тарафыннан ачыкланган мондый чүплекләр "Татарстан республикасы экологик картасы" геомәгълүмат системасына кертелә. Әлеге мәгълүмат ресурсы аша барлык муниципалитетлар да үз җирлекләрендәге хәлне белеп тора һәм контрольдә тота ала.

Шул ук вакытта 2016 елның 1 гыйнвареннән республиканың экология һәм табигый ресурслар министрлыгында иҗтимагый экологик кабул итү мөмкинлеге булдырылды. Кайнар элемтә телефоны, электрон почта, "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы, " Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы - болар барысы да халыктан табигатьне саклау эшендәге хокук бозулар турында хәбәрләр алу мөмкинлеген бирә.

Кайнар линия телефоны (843)267-68-67, электрон почта eco.siqnal@tatar.ru .Хәбәрләрне "Халык контроле" системасының "Экология" бүлегенә язып җибәрергә мөмкин." Мәктәп экопатруле" мобиль кушымтасы исә гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен. Моннан тыш, табигатьне саклау буенча закон бозулар турында фото һәм видеосүрәт рәвешендә бирелгән оператив мәгълүмат өчен акчалата түләү дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев