Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Бизнес–десант”

Күп төрле тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстанда бизнеска административ басымның зур булуы күзәтелә.

Эшмәкәрләр төрле тикшерүләрдән һәм юк кына кимчелек өчен дә бетмәс-төкәнмәс штрафлар салудан зарланалар. Еш кына эшмәкәр, аны кем тикшерергә, нәрсә тикшерергә тиешлеген һәм моңа нинди җәза каралуын белер өчен кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белми. Менә бу очракта "Бизнес-проект" проекты ярдәм кулы суза. Ул - эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар сериясе. Монда гап-гади телдә эшмәкәрләрнең проблемалары һәм аны хәл итү юллары турында сөйләшәләр.

Татарстанның икътисад министрлыгы муниципаль районнарга чыгып, ел саен "Бизнес-десант" исемле проект уздыруны күз алдында тота. Әлеге проект эшмәкәрләр белән очрашып, эшмәкәрлекне үстерү институтлары эшчәнлеге хакында мәгълүматлар бирүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш бизнеска ярдәм, шул исәптән эшмәкәрләр өчен чыгучы "Проверенный бизнес" исемле интернет-журнал кысаларында административ йөкләнешне киметү чаралары турында сөйләячәкләр.

Олы Әтнәдә әлеге чара 7 декабрь көнне уза. Теркәлү - 9.30 сәгатьтә, семинар үзе 10.00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев