Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә дә “Парклар маршы – 2016” башланды

Һәр елдагыча, быел да, "Парклар маршы - 2016" дип исемләнгән дөньякүләм табигатьне саклауга багышланган чарага карата республикада күптөрле максатларны берләштергән акция башланып китте.

Ул агымдагы елның 27 маена кадәр дәвам итәчәк. Быелгысы елда бу чараның девизы: "Табигатьтә һәркем кадерле. Табигатьнең күптөрлелеген саклыйк!" Ул Татарстанда игълан ителгән "Су буе зоналарын саклау елы" кысаларын да үз эченә ала. Бу 28 марттан 27нче майга кадәр дәвам итә торган "Парклар маршы - 2016" чарасы берничә этапны берләштерә: экскурсияләр, лекция, балалар өчен төрле экологик чаралар, түгәрәк өстәлләр. Конкурс этабы үзе берничә өлештән тора: фотосурәтләр, рәсем һәм әдәби әсәрләр конкурсы; хезмәт өлешендә исә кошларга оялар кую, паркларны чүп-чардан чистарту, су буе зоналарын яшелләндерү; бәйрәм этабында исә күргәзмәләр оештыру каралган.
Бәйгегә килгәндә, бу әдәби бәйгедә яше 17дән артмаган затлар катнаша ала. Әдәби әсәр (шигырь, әкият, хикәя, мәсәл һ.б.) 3-4 биттән артмаска тиеш, ул реферат була алмый, ул баланың үз иҗат җимеше булуы кирәк. Ә рәсем 30×40 см-лы биттә ясалган булырга һәм аның икенче ягында рәссам турында мәгълүмат булырга тиеш. Фотосурәтләрнең бер катнашучыга 3 сурәттән артмавы, төсле яки аклы-каралы, 13×18 см форматта булуы кирәк. Рәсемнәрдә баланың үз тирәлегендәге урнашкан табигатьнең аерым саклануына мохтаҗ булган территорияләрдәге җәнлек, үсемлек, гөмбә һәм башка табигать берлеге күрсәтелүе дә игътибарга алына.
"Парклар маршы - 2016" чаралары белән кызыксынган һәркем район мәгариф бүлегенә, "Ашыт" дәүләт табигать сакланышы администрациясенә мөрәҗәгать итеп, үзен кызыксындырган сорауларга җавап алала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев