Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә ГТО нормалары тапшыралар

Районда "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале уза. Ул - Россия Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелә, максаты - гражданнарны физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү. Әтнәдә ул 2 көн дәвамында үтәчәк: 10 февраль көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында иртәнге 8.30да теркәлү белән башлана....

Районда "Хезмәт һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының кышкы фестивале уза. Ул - Россия Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелә, максаты - гражданнарны физкультура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү. Әтнәдә ул 2 көн дәвамында үтәчәк: 10 февраль көнне "Ашыт" спорт һәм мәдәният комплексында иртәнге 8.30да теркәлү белән башлана. 11 февраль көнне шунда ук 8.00дә теркәлергә кирәк - анысында чаңгыда чабарга кирәк. Һава торышына бәйле рәвештә уздыру вакыты үзгәрергә дә мөмкин. Чалкан яткан хәлдә гәүдәне күтәрергә, турникта тартылырга яки гер күтәрергә, "отжимание" ясарга, урыннан озынлыкка сикерергә, утырган хәлдә алга бөгелергә һәм чаңгыда чабарга кирәк булачак. Фестиваль яшьләр эше һәм спорт комитеты тарафыннан үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев