Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә җиңүчеләрне бүләкләделәр

Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Әтнә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеген саклау турында "Хәтәр аяк астында!" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Кичәгә Арча һәм Әтнә районнары янгын куркынычсызлыгы инспекторы Мәхмүтов Ильшат Ришат улы һәм Рахимова Миләүшә Гомәр кызы килгән иде. Ильшат Ришат улы укучылар белән тормыш иминлеген саклау турында...

Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары Әтнә мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен тормыш иминлеген саклау турында "Хәтәр аяк астында!" дип исемләнгән кичә уздырдылар. Кичәгә Арча һәм Әтнә районнары янгын куркынычсызлыгы инспекторы Мәхмүтов Ильшат Ришат улы һәм Рахимова Миләүшә Гомәр кызы килгән иде. Ильшат Ришат улы укучылар белән тормыш иминлеген саклау турында эчтәлекле әңгәмә уткәрде. Янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерде, укучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Шулай ук, "Урманда янгын" исемле Бөтенроссия балалар декоратив эшләр конкурсында 2 урын яулаган 4Б сыйныф укучысы (җитәкчесе - Хабибуллина Алсу Газимҗан кызы) Зарипова Диләрәгә, конкурска үзләренең иҗади эшләрен җибәргән балаларга грамота һәм бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев