Әтнәдә нәфис сүз осталарын барлыйлар
Шаулап, гөрләп язгы ташкыннар белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 128 еллыгы якынлаша. Бу уңайдан ел саен районыбызда туган телгә, Тукайга багышланган мәдәни чаралар үткәрелә. Быел район мәдәният йорты сәләтле нәфис сүз сөйләүчеләрне барлау, осталарны ачыклау, аларның профессиональ яктан сөйләү осталыкларын күтәрү, нәфис сүз сөйләүчеләрнең репертуарларын баету,милли әсәрләрне пропагандалау ниятеннән "Нәфис...
Шаулап, гөрләп язгы ташкыннар белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 128 еллыгы якынлаша. Бу уңайдан ел саен районыбызда туган телгә, Тукайга багышланган мәдәни чаралар үткәрелә. Быел район мәдәният йорты сәләтле нәфис сүз сөйләүчеләрне барлау, осталарны ачыклау, аларның профессиональ яктан сөйләү осталыкларын күтәрү, нәфис сүз сөйләүчеләрнең репертуарларын баету,милли әсәрләрне пропагандалау ниятеннән "Нәфис сүз" осталары конкурсын башлап җибәрде. "Нәфис сүз" осталары бәйгесенең беренче туры -10 апрельдән-20 апрель аралыгында авыл мәдәният йортларының һәм авыл клубларының сәхнәләрендә үтә. 21 апрель көнне Түбән Бәрәскә мәдәният йортында барлык мәдәният йортларының, авыл клубларының сайлап алу туры булачак. Районыбыз үзәгендә талантлы кешеләрнең күп булуын игътибарга алып, Олы Әтнә авылының сәнгать сөючеләре, нәфис сүз осталары өчен бәйге 22 апрель көнне сәгат 10.00 да Әтнә башлангыч мәктәбенең актлар залында үткәрелә. Конкурсның иң яхшы чыгышларын 26 апрель көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасы каршында уздырылачак "Туган тел" бәйрәмендә күрә аласыз. Хөрмәтле райондашлар! Бәйгедә теләге булган һәрбер кеше катнаша ала.Бәйгедә катнашу өчен туган тел, туган як, Тукай иҗаты яки аңа багышланган шигырь яки чәчмә әсәр әзерләп килергә тиеш. Кадерле райондашлар! Халкыбызның теле дә, моңы да,рухы да, язмышы да булган сөекле шагыйребезгә багышланган "Нәфис сүз осталары" конкурсында катнашырга чакырып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев