Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Парклар маршы– 2014” старт алды

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы агымдагы елның 24 мартыннан 23 майга кадәр "Парклар маршы- 2014"акциясе игълан итә. Девизы: "Тереклек өчен су- тере табигатьтә". Әлеге акция кысаларында министрлык өч бәйге игълан итә. "Лукоморье" балалар әдәби эшчәнлеге - татар һәм рус телләрендә сочинение, шигырьләр, әкиятләр кабул ителә....

Табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатыннан, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы агымдагы елның 24 мартыннан 23 майга кадәр "Парклар маршы- 2014"акциясе игълан итә. Девизы: "Тереклек өчен су- тере табигатьтә".

Әлеге акция кысаларында министрлык өч бәйге игълан итә.

  • "Лукоморье" балалар әдәби эшчәнлеге - татар һәм рус телләрендә сочинение, шигырьләр, әкиятләр кабул ителә. Алар аеруча саклана торган объектларга, шулай ук эшчәнлекләре урман, табигать белән бәйле шәхесләргә багышланырга тиеш. Күләме 3-4 биттән артмаска, интернеттан алынмаска тиеш.
  • "Сакланыш сулыклары һәм анда яшәүчеләр" рәсем бәйгесе - тематика шул ук, 30×40смлы бит (А3 форматы), автор турындагы мәгълүматлар рәсем кәгазенең арткы ягында языла.
  • "Сакланыш сулыклары һәм анда яшәүчеләр" фотосурәтләр бәйгесе - тематика шул ук, фотоның артягына сулыкның исеме, кайда урнашканлыгы. Бер кешегә өч фотодан аотмаска тиеш. Сурәтләр төсле, аклы-каралы булса да ярый. Форматы- 13×18см.

Бәйгегә 17 яшькә кадәргеләр кертелә һәм катнашкан укучы турында мәгълүматлар булу шарт. Эшләр 12 майга кадәр кабул ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев