Әтнәгә Бөтендөнья Татар конгрессының "Ак калфак" төбәкара хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә бер төркем шушы оешмасы вәкилләре кайтты. Россиянең 27 төбәгеннән, республикабызның 27 районыннан килгән "Ак калфак" кызлары Әтнәдә гөбәдия һәм үпкә-бавыр пәрәмәче, шулай ук әлбә кебек татар халкының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай...
Әтнәгә Бөтендөнья Татар конгрессының "Ак калфак" төбәкара хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә бер төркем шушы оешмасы вәкилләре кайтты. Россиянең 27 төбәгеннән, республикабызның 27 районыннан килгән "Ак калфак" кызлары Әтнәдә гөбәдия һәм үпкә-бавыр пәрәмәче, шулай ук әлбә кебек татар халкының милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнаштылар, бөек шагыйребез Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шагыйрьнең туган көненә багышланган чараларны һәм Әтнә дәүләт драма театрының "Югалган көн" спектаклен карап уздылар.
Нет комментариев