Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бу хакта онытмагыз!

Яктылык кайтаргыч элементлар турында күп язабыз. Шул ук вакытта аларның киемдә булуы бик мөһим. "Авыр нәтиҗәләргә китергән җәяүлеләрне таптату очракларының 90%ы тәүлекнең караңгы вакытында була. Ә яктылык кайтаргыч элементлар булганда бу куркыныч җәяүлеләр өчен 70%ка кими. Сәгатенә 40 километр белән барган машина йөртүчесе "ближний" фара яктысында җәяүлене 25 метрдан күрә...

Яктылык кайтаргыч элементлар турында күп язабыз. Шул ук вакытта аларның киемдә булуы бик мөһим. "Авыр нәтиҗәләргә китергән җәяүлеләрне таптату очракларының 90%ы тәүлекнең караңгы вакытында була. Ә яктылык кайтаргыч элементлар булганда бу куркыныч җәяүлеләр өчен 70%ка кими. Сәгатенә 40 километр белән барган машина йөртүчесе "ближний" фара яктысында җәяүлене 25 метрдан күрә ала, бу исә аңа туктап өлгереп һәлакәтне булдырмый калырга ирек бирми. Әгәр җәяүле яктылык кайтаргыч элементлар кулланса, машина йөртүче аны 150 метрдан күрә ала. Яктылык кайтаргыч элемент киемдә машина йөрү юлы өслегеннән 80 сантиметрдан башлап 1 метрга кадәр биеклектә урнаштырылырга тиеш. Әлеге элементларны өс һәм баш киемендә, рюкзак һәм сумкаларда, коляска, велосипедларда, саклану аммуницияләрендә кулланырга мөмкин. Әти-әниләр балага кием алганда ук яктылык кайтаргыч элементлар куелган булу булмавын тикшереп карый ала. Шәһси автомобильләрдә исә яктылык кайтаргыч жилетлар булдыру мәҗбүри. Тәүлекнең караңгы вакытында киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булу кирәк, шул ук вакытта торак пунктларыннан читтә җәяү барганда аларның булуы мәҗбүри", - дип кисәтә ЮХИДИ инспекторы Рамил Гәрәев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев