Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

Әтнәләр быел да субсидия була

Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу өчен күрсәтелә. Республиканың авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында бу хакта 1718-р номерлы тиешле күрсәтмә кабул итте. Субсидияләр бер баш...

Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу өчен күрсәтелә.
Республиканың авыл халкы быел да савым сыерларын асрауга дәүләт ярдәме алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты 2016 елның 13 августында бу хакта 1718-р номерлы тиешле күрсәтмә кабул итте.

Субсидияләр бер баш савым сыерына - 3000 сум, бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум исәбеннән каралган.

Субсидиләр алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына субсидияләр бирү турында гариза тапшырырга кирәк. Гаризада почта адресы, сыерлар, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләре саны, субсидияне күчерү рәвешләре (банк счетына күчеререгә яисә түләү ведомосте буенча шәхсән кулга алырга - мөрәҗәгать итүченең теләге буенча) һәм 2016 елның 31 декабренә кадәр әлеге хайваннарның баш санын киметмәү буенча гарантияләр күрсәтелергә тиеш.

Әлеге финанс ярдәме савым сыерларының, ана кәҗәләрнең һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиләренең баш санын саклап калу, терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыру, шулай ук халыкның эш белән тәэмин ителешен һәм керемен арттыру максатында күрсәтелә.

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев