Әтнә егетләре янәдән беренче урында
спорт

Әтнә егетләре янәдән беренче урында

29 октябрьдән 1 ноябрьгә кадәр Аксубай шәһәр тибындагы поселогында 2014-2015 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

Бу ярышлар төбәкнең иң көчле командаларын җыйды, һәм һәр матч чын-чынлап киеренке булды. Әтнә районы командасыннан безнең егетләр турнирның бөтен дистанциясен лаеклы үттеләр, ышанычлы финал уеннарына чыктылар һәм беренче урынны яуладылар.

Команда составы: Барсегян Алекс Каренович, Бузунов Ильяр Фәнүс улы, Гайнетдинов Реназ Рәфкать улы, Нигъмәтҗанов Әнвәр Айрат улы, Сәгъдиев Ильяс Илфат улы, Хәмитов Илдан Фидан улы, Харасов Әмир Әхмәтсафа улы, Хатыйпов Раяз Рамил улы.

Тренер-укытучы-Мәгъсүмов Нәкыйп Альтаф улы.

Барсегян Алекс Каренович "Иң яхшы уенчы"номинациясендә бүләкләнде.

Егетләр командабызны һәм аларның тренерлары Мәгъсүмов Нәкыйп Алтаф улын әлеге лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз!

Балалар ахырга кадәр көрәштеләр, һәр уйнауга бөтен көчләрен һәм җиңүгә омтылышларын салдылар — чын молодецлар.


Нет комментариев