Олы Бәрәзә балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне
Мәгариф

Олы Бәрәзә балалар бакчасында Халыклар бердәмлеге көне

Халыклар бердәмлеге көне — илебез территориясендә яшәүче йөз туксанга якын милләт кешеләренең бәйрәме.

Без барыбыз да төрле, әмма безне күп нәрсә берләштерә: без тыныч һәм бәхетле яшәргә теләүдә бердәм! Мәктәпкәчә төркемдә: «Халыклар бердәмлеге көне» темасына берләштерелгән тематик чаралар узды. Чара барышында балалар уңайлы формада бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар Ватаныбызның никадәр бөек һәм матур булуын, аның тарихының вакыйгаларга бай булуын искә төшерделәр, дәүләт символлары турында белемнәрен ныгыттылар, Россия территориясендә яшәүче башка халыкларның гореф-гадәтләре турында белделәр.


Нет комментариев