Чембулат авыл зиратында өмә булды
Хәбәрләр

Чембулат авыл зиратында өмә булды

Зират – ул тарих, ул хәтер, һәм аны саклау – һәрберебезнең изге бурычы.

Чембулат авыл зиратында  өмә булды. Авыл халкы  җыелып түнгән, сынган агачларны, кипкән яфракларны жыештырдылар.

Зират – ул мәңгелек йорт, шуңа күрә анда һәрвакыт чиста, пөхтә булырга тиеш.  Өлкәннәр яшьләргә зиратны ничек карап тотарга кирәклеген өйрәтте, бу эшнең әһәмиятен аңлатты.

Мондый өмәләр һәр авылда уздырыла, бу – матур бер традиция.

 


Нет комментариев