Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ГТО тапшырды

Кем гер күтәрә, кем алга иелеп хәрәкәт, кем "отжимание" ясый... Әтнә спортзалының бер үк вакытта спорт киемнәреннән моның хәтле халыкны гомергә дә күргәне булмагандыр. Нишләп йөриләр соң алар дисезме? Авыл мәктәпләре һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары, китапханәчеләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре күмәкләшеп, бердәм рәвештә районда беренчеләрдән булып...

Кем гер күтәрә, кем алга иелеп хәрәкәт, кем "отжимание" ясый... Әтнә спортзалының бер үк вакытта спорт киемнәреннән моның хәтле халыкны гомергә дә күргәне булмагандыр.

Нишләп йөриләр соң алар дисезме? Авыл мәктәпләре һәм Габдулла Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы укытучылары, китапханәчеләр, авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре күмәкләшеп, бердәм рәвештә районда беренчеләрдән булып ГТО нормативлары тапшырды.

Спорт бәйрәмен, бүтәнчә әйтергә мөмкин дә түгел, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибагатуллин ачып җибәрде.

  • ГТО нормативлары - урта белем бирү, һөнәри һәм спорт оешмаларының физик әзерлеге буенча кабул ителгән махсус программаның төп максаты, әле ерак СССР чорларында ук , патриотизм хисләре тәрбияләүгә юнәлтелде. Ул 1931 елдан 1991 елларга хәтле - 60 ел гамәлдә булды. Һәм менә тарих кабатлана. Нормативлар тапшыруны яңадан башлап җибәрдек, киләчәктә дә дәвам итәр дип уйлыйм. Уңышлар барыбызга да! - диде ул.

Заманында 10 яшьлек баладан алып, 60 яшьлек өлкәннәргә кагылган әлеге программаны кире кайтару турындагы Указга Россия президенты Владимир Путин быел кул куйды. 2015 елдан ГТО физкультура комплексының нәтиҗәләре югары уку йортына кергәндә исәпкә алыначак.

  • Өлкәнрәкләр әлеге нормативлардан азмы- күпме хәбардар булса, яшьләр өчен бу һичшиксез, яңалык, - ди район спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин. Без эстафетаны Арча районыннан кабул итеп алдык, шушы көннәрдә аны Биектау районына тапшырачакбыз.

Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, хезмәткәрләре белән бергә иңне-иңгә куеп нормативларны җитәкчеләр дә тапшырды. Мәктәп директорлары, техникум директоры Искәндәр Мөхәммәтгалиев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдиновның да спорт киемнәреннән ярышларда катнашып йөрүләре кул астындагыларга дәрт -дәрман өстәми калмагандыр.

Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге, спорт мәктәбе җитәкчелеге чараны оештыруга зур игътибар биргән. Теләүчеләр өчен чәй өстәле янында сыйланып алу мөмкинлеге дә бар иде.

"Беренче коймак төерле була, диләр. Кимчелекләрне киләчәктә төзәтербез дип уйлыйм, иң мөһиме - нормативларны тапшыру башланып китте. Катнашучылар моңа тиеш дип кенә түгел, ә сәләматлек өчен дә файдалы буларак кабул итсеннәр иде", - ди спорт бүлеге җитәкчесе Камил Сираҗиев. Ә менә катнашучыларның ярышларга карата үз фикерләре:

Фәридә Сибгатуллина, Күңгәр авылы китапханәсе

  • Мәктәптә укыган чактан ук таныш без нормативлар белән. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл, дип бик дөрес әйтәләр. Бүгенге чараның ачылышы, гомумән, оештырылуы бик ошады, чын бәйрәм төсен алды. Җитәкчеләрнең монда булуы да уңай хисләр тудыра. Теләгем - әлеге чара дәвамлы булсын иде.

Рөстәм Сөнгатуллин, Габдулла Тукай исемендәге әтнә авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы:

  • 60- 70 елгылар буларак, ГТО нормативлары тапшыру безнең өчен бик таныш әйбер. Хөкүмәтебезнең безнең сәламәтлекне кайгыртып, әлеге нормативларны тапшыруны кире кайтаруына бик шатбыз. Бик теләп катнашабыз, дәбвамлы булыр дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев