Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
Җәмгыять

Әтнәләр рәхмәт әйтә

Сулы булдык Без яшәгән Мокшы авылында барлыгы 17 хуҗалык бар. Кечкенә генә булса да, берничә елдан бирле суга тилмердек. Авылның түбән очында су бар, без яшәгән югары оч урамына менеп җитә алмый. Биредә ике генә йорт, ике карчык гомер кичерәбез. Сорагач , гел " Башня тишек", - дип җавап биреп...

Сулы булдык

Без яшәгән Мокшы авылында барлыгы 17 хуҗалык бар.

Кечкенә генә булса да, берничә елдан бирле суга тилмердек. Авылның түбән очында су бар, без яшәгән югары оч урамына менеп җитә алмый. Биредә ике генә йорт, ике карчык гомер кичерәбез. Сорагач , гел " Башня тишек", - дип җавап биреп килделәр. Быел исә безгә дә бәхет елмайды. Аллага шөкер, суга тиендек. Күшәр күмәк хуҗалыгы рәисе Рүзәл Хайруллинга мөрәҗәгать иткәч, ярдәм вәгъдә иткән иде. Сүзендә тора торган егет икән, рәхмәт, озакка сузмыйча безне сулы итте. Иске Өҗем авыл җирлеге башлыгы Азат Вәлиев та көчен һәм вакытын кызганмады. Бу ике егеткә киләчәк эшләрендә уңышлар телисе килә. Безгә күрсәткән игелекләре үзләренә меңе белән кайтсын. Тагын шуны да әйтәсе килә. Рүзәл Зөфәр улы су башнясын кышка җылытырбыз дип тә өметләндергән иде. Ходай кушып, монысы да тормышка ашса, без картларга зур сөенеч булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев