Әтнәләр, Урал тауларына китәм
Мөнәсәбәт Урал тауларына китәм Менә тагын минем туган якларымда булып китәр вакытым да җитеп килә... Мин быел да бик матур, шатлыклы хисләр алып, туган ягымның урман- кырларын, Ашыт су буйларын, бөек шагыйребез Габдула Тукай туган, яшәгән, йөргән, иҗат иткән җирләрне күреп, тагын күпмедер вакытка үземнең торган җиремә, ерак Урал таулары...
Мөнәсәбәт
Урал тауларына китәм
Менә тагын минем туган якларымда булып китәр вакытым да җитеп килә...
Мин быел да бик матур, шатлыклы хисләр алып, туган ягымның урман- кырларын, Ашыт су буйларын, бөек шагыйребез Габдула Тукай туган, яшәгән, йөргән, иҗат иткән җирләрне күреп, тагын күпмедер вакытка үземнең торган җиремә, ерак Урал таулары артына китәм, ләкин әйләнеп кайтуыма ышанычны югалтмыйм. Тагын бер бик матур хатирәне үзем белән алып китәм.
Ул да булса, 29 октябрьдә (безнең буын өчен бу Комсомолның туган көне, зур, хөрмәтле көн) Югары Көек авылы клубында бик зур, эчтәлекле, югары нәфислектә куелган концерт! Әлеге концертны оештыручылар: Югары Көек авылы клубында бик зур, эчтәлекле, югары нәфислектә куелган концерт! Ул концертны оештыручылар: Югары Көек авылы клубы мөдире Шәйхиева Алсу, Дусым авылы клуб мөдире Рәүпова Гөлшат, Түбән Көек мәдәният йорты мөдире Лотфуллина Сәрия, Ары авыл клубы мөдире Кадимова Раилә, Күлле Киме мәдәният йорты мөдире Сәләхова Чулпан, сәнгать җитәкчесе Гайнетдинова Флера, Каенсар авылы клуб мөдире Абдуллина Люция, Күлле Киме авылы китапханәчесе Хәмитова Гөлзада. Концертта баянчы Ильяс Сәфәров, биюче кыз Мөхәммәтгалиева Динә дә бик уңышлы чыгыш ясый.
Миңа гына түгел, концерт авыл халкына да бик ошады. Басып, озак итеп кул чаптылар, тагын шулай килеп, халыкның күңелен күтәрүләрен сорадылар. Бик зур рәхмәт аларга.
Кайткан саен район буйлап үзгәрешләрне карап йөрим, күңелем сөенә. Бу матурлыкны күрсәткән, бу җирләрдә йөрткән өчен, үземнең туганнарыма, район халкы яхшы белгән Илсөяр һәм Габдуллаҗан Нигъмәтҗановларга сокланам. Белмәгәннәре юк, бар нәрсәгә, һәркемгә игътибарлы алар. Бәхетле картлык кичеререгә насыйп булсын үзләренә.
Кадрия САФИНА,
Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральский шәһәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев