Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр юл бәясе арта

Теге, күпчелек киләчәген белсә дә калтырап көткән көн килеп җитте: Казанда 1 апрельдән транспортта йөрү өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Билет бәясе кулдан түләгәндә -2 6 сум, транспорт картасы белән - 23 сум, айлык юл йөрү билеты кулланганда 15 сум булыр дип планлаштырыла. Социаль транспорт карталары үз көчендә кала. Җиде...

Теге, күпчелек киләчәген белсә дә калтырап көткән көн килеп җитте: Казанда 1 апрельдән транспортта йөрү өчен яңа тарифлар гамәлгә керәчәк. Билет бәясе кулдан түләгәндә -2 6 сум, транспорт картасы белән - 23 сум, айлык юл йөрү билеты кулланганда 15 сум булыр дип планлаштырыла. Социаль транспорт карталары үз көчендә кала. Җиде яшькә кадәрге балаларга җәмәгать транспортында йөрү - бушлай.

Шәһәрнең транспорт комитеты рәисе Айдар Абдулхаков бу хәбәрне кичә "Метроэлектротранс" муниципаль унитар предприятиесендә узган матбугат конференциясендә җиткерде. Казанда бүгенгә җәмәгать транспортында кулдан түләү - 20 сум, транспорт картасы аша 18 сум.

Мәгълүм булганча, 2 март көнне Казанның пассажир автотранспорты предприятиеләре җитәкчеләре, җәмәгать транспортында билет бәяләрен 28 сумга күтәрүне сорап, башкала мэры Илсур Метшинга, республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафинга һәм тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Марат Зариповка ачык хат белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Бу хакта без яздык инде. Хат чыкканның икенче көнендә үк Илсур Метшин транспортчылар белән очрашып сөйләште. "Без бәяләрне кискен күтәрүгә бара алмыйбыз, тарифлар үсеше инфляциядән артып китәргә тиеш түгел", - диде мэр. Әлбәттә, бәя күтәреләчәге шунда ук ачык иде.

- Башкалада җәмәгать транспорты челтәрендә 843 автобус файдаланыла. Автобуслар паркының 45 проценты яңартуны таләп итә. Тарифлар соңгы тапкыр 2014 елда кабул ителгән иде. Шуннан бирле техникага, запас частьләргә, ягулыкка бәяләр сизелерлек артты. Транспорт чараларын идарә итүчеләргә, кондукторларга, эшчеләргә хезмәт хаклары күтәрелмәде, - диде Айдар Абдулхаков бу карарның нәрсәгә нигезләнүен шәрехләп. - Уйлап карагыз, автобус тәгәрмәче өчен бер шин бәясе генә дә 12 мең сум. Ашамлыкларга бәя күтәрелсә, бу 100 процент халыкка кагыла. Җәмәгать транспортына бәя арту халыкның өчтән бер өлешенә генә кагылачак.

"Метроэлектротранс" предприятиесе генераль директоры Әсфән Галәвов бәяләрне күтәрмәсәк җәмәгать транспорты үләчәк дип кырт кисте.
- Казанда автобусларның, трамвайларның һәм троллейбусларның даими йөрүенә, Европа дәрәҗәсендә эшләвенә гадәтләндек. Ләкин инде бүген керемнәр запас частьләр сатып алырга да, хезмәт хакларына да җитми башлады, - диде ул.

- Узган елның сентябрендә автобуслар катнашында аварияләр саны кискен артып киткән иде. Мэр Илсур Метшин бу уңай катгый кисәтү ясады. Предприятиеләрдә уздырылган тикшерүләрдән соң 19 шофер эшеннән җибәрелде. Урта Азия республикаларыннан килеп эшләүчеләр хезмәтләренә җаваплы карыйлар, - диде Айдар Абдулхаков. Әсфән Галәвов та Урта Азия вәкилләрен бик тырышлар, дип мактады.

Казанда узган ел электр транспортыннан 67,3 миллион пассажир файдаланган, шуның 31 миллионы метрополитенга туры килә.
- Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Казан мэры Илсур Метшин ярдәмендә башкалага 40 троллейбус һәм 10 гадәти трамвай сатып алу өчен акча күчерелде. Яңа техника быелның март-апрель айларында кайта башлаячак, - диде Әсфән Галәвов. - "Имәнлек" ("Дубравная") метро станциясе төзелә. Аннан соң метро юлы Фучик урамы, Азино ягына китәчәк.

Дамир БӘДРИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 10.03.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев