Әтнәләргә - укучыбыз иҗаты
Җәмгыять

Әтнәләргә - укучыбыз иҗаты

Шундый кешеләр бар - без аларга Көн дә, көн дә рәхмәт тоябыз. Алар булган өчен бу тормышта Матур, якты безнең дөньябыз. Шундый кешеләр бар - бик күпләрнең Тормыш, яшәешен бизәгән, Хакыйкатьне күпләр югалтканда, Җаны бизми хаклык эзләгән. Шундый кешеләр бар - тирә-якка Кояш кебек җылы өләшә. Буй җитмәстәй күренсә дә...

Шундый кешеләр бар - без аларга
Көн дә, көн дә рәхмәт тоябыз.
Алар булган өчен бу тормышта
Матур, якты безнең дөньябыз.

Шундый кешеләр бар - бик күпләрнең
Тормыш, яшәешен бизәгән,
Хакыйкатьне күпләр югалтканда,
Җаны бизми хаклык эзләгән.

Шундый кешеләр бар - тирә-якка
Кояш кебек җылы өләшә.
Буй җитмәстәй күренсә дә алар,
Күпләр үрнәк итеп тиңләшә.

Шундый кешеләр бар - эше белән
Раслый белә әйткән сүзләрен.
Исемнәрен тезеп язмасам да,
Таныр микән алар үзләрен?


Нет комментариев