Бу очракта чит ил маркалы автомобиль гаепле.
Кайбер очракта кагыйдәгә карап тормастан, мин хаклы дип, мөгезсез сыер кебек алдан үтәргә тырышучылар табыла. Нәкъ шундый очрак теркәлә биредә.
Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт юлындагы бер чатта "Газель" өстенлекле булса да. "Тойота" аңа юл бирми. Нәтиҗәдә - ике авто бәрелешә. Ул гына да түгел, пассажирның башына зыян килә, хәзер ул больницада.
Нет комментариев