Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тракторчы булып эшләдем”– фоторепортаж

Иңнәрендә ил йөге "Тракторчы булып эшләдем" Ары авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлбикә Әхмәтҗан кызы Фарсина әнә шулай ди. "Бик яратып эшләдем, бер минут тик тора белмәдем, 71 яшемдә дә хуҗалык бәрәңгесен алырга чыктым", дип шаккатыра. Сүрия МИНГАТИНА Туктый да сүз уңаенда "100 яшем белән котларга бер генә...

Иңнәрендә ил йөге

"Тракторчы булып эшләдем"

Ары авылында яшәп, 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Гөлбикә Әхмәтҗан кызы Фарсина әнә шулай ди. "Бик яратып эшләдем, бер минут тик тора белмәдем, 71 яшемдә дә хуҗалык бәрәңгесен алырга чыктым", дип шаккатыра.

Сүрия МИНГАТИНА

Туктый да сүз уңаенда "100 яшем белән котларга бер генә тапкыр килерсез инде, ике мәртәбә котлау сезгә дә җиңел түгел, миңа да...", - дип шаяртып ала. 22 гыйнварда Күлле Киме авылында дөньяга килә ул. Әнисе - Сәхипҗамал, әтисе - Әхмәтҗан. "Өч бала булып үстек, беребез малай иде. Үлеп беттеләр, берүзем калдым", - ди. Ә 22 нче апрельдәге туган көнен паспорт алыштырганда "бүләк итәләр". "Ялгыш язганнар, шуннан бирле ике туган көн белән кеше башын бутап яшим. Гыйнвар аенда да зурлап, бүләкләр күтәреп килеп котладылар шулай. Инде менә тагын зурлап килгәнсез...", - дип каршы алды үз аягында йөргән, камил акыллы әбекәй. "Бу юлы Владимир Путинның котлавын, районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимовның котлауларын алып килдек, әбекәй.

Тагын бер шатландырыйк дидек..." - дип, район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наил Сибагатов юбилярны котлап, бүләкләрне тапшырды. Күлле Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев тә ихлас теләкләрен җиткерде. Гөлбикә апаның хезмәттәше Гарәфи абый Әхмәтҗанов та килгән иде котларга. Сөйләшеп сүзләре бетмәде, без дә кушылгач, тугәрәк өстәл артындагы әңгәмә байтак дәвам итте. 7 класс тәмамлагач, колхозда эшкә йөри башладым. Беркөн Мөнирә апа килде дә:"Лесхозда дүрт айлык тракторчылар курсы ачалар, укымыйсыңмы?", - дип сорады.

Нинди укымаган, барам, дидем. Дүрт ай укыттылар, минем кебек кызлар җитәрлек, укып та бетердек, беренче чәчүгә кертеп тә җибәрделәр. Киттем мин "У -2" белән. "Универсал" тракторын шулай атап йөрттек. Ул трактор озак еллар Әтнәнең гаражы янында һәйкәл кебек торды. Кече Әтнәнең Бибинур да, Күәмнән Хәдичә белән Нәүбәхәр дә, без барыбыз да әнә шул "У-2" ны иярләдек. Бер-беребезне аңладык, яраттык, беренче чәчүемне мин "Мактау тактасы"нда да төгәлләдем. Өч ел эшләгәч, "СТЗ"га утырттылар. Ул чакта тракторлар да, тракторчылар да аз булгандыр, үзебезнең җирләрне эшләп бетергәч, күрше авыл җирләрен эшләргә җибәрәләр иде безне. Бактачы басуында абый белән эшләгәндә ишеттем сугыш башлану хәбәрен. Ул ремонт вакытлары онытылырлык булмады, иртән бер чиләк бәрәңге тартып чыгып китәм, төнлә 11дә кайтып егылам...

(Язманың дәвамын газетабызның киләсе санында укый аласыз.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев