Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Учаклар яктысы әле дә күңелдә - "Әтнә таңы"

Мөнәсәбәт Кызыл галстук, быргы, барабан... Һәм мәңгелек - "Без һәрвакыт әзер!" Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Пионерия оешуга 95 ел тулуны билгеләп үттеләр. Сезгә ничектер, әмма мин балачагымны пионериядән башка берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Муеныма кызыл галстук таккан көннән алып, аны комсомол значогына алыштырганчы пионер балачагым белән бәйле күпме...

Мөнәсәбәт

Кызыл галстук, быргы, барабан... Һәм мәңгелек - "Без һәрвакыт әзер!" Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә Пионерия оешуга 95 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Сезгә ничектер, әмма мин балачагымны пионериядән башка берничек тә күз алдына китерә алмыйм. Муеныма кызыл галстук таккан көннән алып, аны комсомол значогына алыштырганчы пионер балачагым белән бәйле күпме хәтирәләр күңелдә. Дружина советы әгъзасы буларак совет утырышлары, линейкаларда чыгыш ясау, тимер - томыр, макулатура , кышын бөре җыю, төрле культпоходлар, учак янында пионер җырлары, смотрлар, агитбригадалар, тимурчылык эше... Шуның өстенә начар укучыларны шефлыкка алу, концерт- театрлар кую, кечкенә сыйныфларда вожатыйлык эше, газет -журналлар белән элемтә. Хәтерлим, мәктәбебездә Илсур Шакиров белән тынгысыз пионервожатыебыз Хәлимә Закирова башлангычы белән "Сугышчан дан музее" сафка басты. Сугыш чорында безнең авылда яшәгән латыш балаларының туган җирләрендә урнашкан лагереннан алып Олы Мәңгәргә кадәр кайту тарихы, биредәге тормышы аерым урын алып торды анда. Музейның экскурсоводлары да үзебез булдык. Татар телендә дә, рус телендә дә сөйли идек. Ул чорда кайлардан гына килмәделәр дә, кемнәр генә кунак булмады безнең музейда. . Пионер һәркайда, һәркемгә үрнәк булырга тиеш - төп принцип шундый булды.

Аннан соң мәктәп системасында яшүсмерләр белән бәйле нинди генә хәрәкәтләр оешып карамады. Варислар берлеге бар иде дип беләм. Хәзер әнә Россия мәктәп укучыларының хәрәкәте барлыкка килде. Әмма аларның берсе дә пионерия хәрәкәтенә җитә алмый. Кызганыч, соңгы елларда онытылып бара ул. Тик ... Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә генә түгел. Чөнки монда тагын бер тынгысыз җан, гомерлек пионер - Райлә Фәхретдинова хезмәт куя. Истәлекле датаны билгеләп үтү дә иң беренче чиратта аның тырышлыгы нәтиҗәсе. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә кунак итеп чакырылган төрле елларда районыбыз мәктәпләрендә пионервожатый булып эшләгән хөрмәтле затлар шул елларны искә алып, истәлекләре белән уртаклаштылар. Иң башта бергәләп Олы Әтнә мәктәбендә озак еллар бу хезмәтне башкарган Рәйсә апа Садыйковага багышланган презентация карап үттеләр, аның хезмәт юлы белән таныштылар. Аллага шөкер, өлкән яшьтә булуына карамастан, Рәйсә апа бүгенге көндә исән- сау. Бер минут тынлык белән Арча, Әтнә районнарында гына түгел, бөтен республикага танылган, чын пионер, яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә җанын- тәнен биргән Луиза Садыйкованы искә алып үттеләр. Пионер чорының җырларын барладык, пионер гимнына әйләнгән "Взвейтесь кострами"ны басып башкардык. Кунаклар белән беррәттән һәр мәктәптән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары һәм иң актив укучылар да катнашуы очрашуга үзенә бер ямь бирде. Күп мәктәпләрдә бу вазыйфаны алып баручылар үзләре кайчандыр пионер активында йөргән укучылар бит. Элекке пионервожатыйлар Талия Латыйпова, Хәлимә Закирова, Раушания Гыйльфанова, Наил Юсупов, Зәлфирә Хайруллина,Лилия Фомина, Резеда, Фәния апаларның чыгышларын тын да алмый тыңладык. Иң өлкән вожатыйларның берсе, һәрберебезгә яхшы таныш Рита апа Садыйкованың тимурчылык хәрәкәтенең әле дә дәвам итүенә куанычын белдерүе, чын күңелдән , ихластан әйткән рәхмәт сүзләре ямь өстенә ямь булды. Кунаклар исә укучыларның чыгышларын яратып карады.

Соңыннан аларга үзәк хезмәткәрләре истәлек бүләкләре тапшырып сөендерделәр.

Күңел хәтирәләре арасында пыскыган пионер учагын кабаттан кабызып җибәргән, моңсу булса да, җанлы хәтирәләрне барлап, тормышка дәрт уяткан әлеге очрашуны оештыручыларга - Райлә Фоат кызына, Эльмира Ренат кызына, үзәк хезмәткәрләренә рәхмәт хисләре белән таралышты вожатыйларыбыз. Теләкләре бер иде - очрашуның соңгысы булмасын. Шаять, тормышка ашмый калмас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев