Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучылар бәйрәм ясады

Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Күәм мәктәбендә тантаналы чара булып узды. "Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм авыл җирлеге ярдәме белән оештырылган чарага сугыш һәм тыл ветераннары белән беррәттән, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов җитәкчелегендә авыл ветераннар советы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Чара авыл башында урнашкан һәйкәл янында башланып китте. Мәңгелек...

Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан Күәм мәктәбендә тантаналы чара булып узды.

"Тукай" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте һәм авыл җирлеге ярдәме белән оештырылган чарага сугыш һәм тыл ветераннары белән беррәттән, район ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов җитәкчелегендә авыл ветераннар советы җитәкчеләре дә чакырылган иде. Чара авыл башында урнашкан һәйкәл янында башланып китте. Мәңгелек ут янында ветераннар сугыш турында истәлекләре белән уртак­лаштылар, авыл имамы Ленар хәзрәт сугышта һәлак булганнар рухына дога кылып, исәннәргә имин көннәр, сәламәтлек теләде. Мәктәпнең Актлар залында исә кунаклар өчен тулы бер концерт программасы әзерләгәннәр. Сугыш чорының йөрәкләрне кысардай дәһшәтле мизгелләрен, баласын югалткан ананың хәсрәтен моңлы җырлар, дәртле биюләр алыштырды. Сугыш ветераннары Рәхим абый Мозаффаров, Әйшияз авылыннан Габделхәй Баһаутдинов, тыл ветераннары, ветераннар советы рәисләре чыгышларны зур игътибар һәм көчле алкышлар белән кабул иттеләр. Күәм урта мәктәбе директоры Хәмит Хәкимҗанов килгән кунакларны тагын бер кат бәйрәм белән котлап, ветераннарга иң изге, ихлас теләкләрен җиткерде. Бәйрәм мул өстәлләр артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев