Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Укучыларыбыз иҗаты

Һич үкенмим Гомеремнең көзләремә таба Әкрен генә кереп барышым. Показать полностью.. Адашмадым тормыш сукмагымда Рәхмәтлемен сиңа язмышым. Әти-әни кочагында үтте Иң самими сабый елларым. Газиз туганнарым, сезнең белән Иң-иң татлы гүзәл чорларым. Хезмәт юлым фидакарьлек белән, Гел тырышлык белән үрелде. Сагынып искә алам ул елларны, Агымсудай китте югалды. Үкенмимен өлкәнәйдем,...

Һич үкенмим

Гомеремнең көзләремә таба
Әкрен генә кереп барышым.

Адашмадым тормыш сукмагымда
Рәхмәтлемен сиңа язмышым.
Әти-әни кочагында үтте
Иң самими сабый елларым.
Газиз туганнарым, сезнең белән
Иң-иң татлы гүзәл чорларым.
Хезмәт юлым фидакарьлек белән,
Гел тырышлык белән үрелде.
Сагынып искә алам ул елларны,
Агымсудай китте югалды.
Үкенмимен өлкәнәйдем, диеп,
Юкка гына гомер узмады.
Газиз балаларым дәвам итә
Тормышымның урау юлларын.
Нәселемнең дәвамчысы булып,
Оныкларым үсә тәгәрәп.
Үзе олы бәхет түгелмени,
Дус һәм тату яшәү бергәләп.
Картаямын, диеп, һич уфтанмыйм,
Күңел һаман яшьлек атыдай.
Заман адымыннан һич калышмый
Яшим әле гүзәл ханымдай.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев