Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

УНИКС баскетболчылары Хорватия клубыннан өстен чыкты

Казан командасы Европа кубогында үз төркеменең икенче урынына урнашты.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ"). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының төркем этабында Хорватиянең "Цедевита" командасын отты.

Казанда узган очрашу УНИКС файдасына 78:61 (22:9, 14:23, 21:20, 21:9) исәбенә төгәлләнде. Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып, 18 очко туплаган УНИКС баскетболчысы Стефан Ласме танылды.

Шунысын да әйтергә кирәк: УНИКС әлеге көндәшенә беренче әйләнеш уенында - 1 ноябрьдә Загребта 20 очко аермасы белән оттырган иде.

Турнирның алдагы этабында катнашу хокукын яулаган Казан командасы соңгы тур уены алдыннан Европа кубогында үз төркеменең икенче урынына урнашты.

Төркем этабындагы соңгы уенны УНИКС 26 декабрьдә кунакта Италиянең "Торино" командасына каршы уздыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/21/154701/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев