Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ваемсыз булмыйк!

Соңгы вакытта Россия территориясендә террористик акт очраклары ешаю күпләрне хафага салды. Шушы уңайдан һәм тиз­дән Казанда FIFA 2017 футбол буенча конфедерация кубогына уеннар узу сәбәпле Эчке эшләр бү­легенең җитәкче урын­ба­сары Ренат Кот­ду­сов халыкка түбәндәгеләр бе­лән мөрәҗәгать итә. Якын-тирәгездә шик­ле тоелган кешеләргә игъ­тибар итсәгез, шул ук вакытта әлеге кешеләр халык күп...

Соңгы вакытта Россия территориясендә террористик акт очраклары ешаю күпләрне хафага салды.
Шушы уңайдан һәм тиз­дән Казанда FIFA 2017 футбол буенча конфедерация кубогына уеннар узу сәбәпле Эчке эшләр бү­легенең җитәкче урын­ба­сары Ренат Кот­ду­сов халыкка түбәндәгеләр бе­лән мөрәҗәгать итә.
Якын-тирәгездә шик­ле тоелган кешеләргә игъ­тибар итсәгез, шул ук вакытта әлеге кешеләр халык күп җыелган урыннарга - конфедера­ция Кубогы уеннарын ка­рау мөмкинлеге бирә тор­ган документлар, шул максатта мах­сус полиция яисә хәрби, медицина коткару хез­мәте, ремонт оешмалары хезмәткәрләре формала­рын табуга омтылсалар, газүткәргеч, электр тап­шыру линияләре, тимер юллар, балалар бакчасы һәм мәктәп, хастаханә, дәүләт учреждениеләре белән нигезсез кызыксынса яисә аларны фото яки видеога төшерсәләр, гамәлдәге дәүләт строена карата тискәре карашта икәнлеген белдерсәләр - кичекмәстән полиция бүлегенә хәбәр итүегез сорала. Ябык тормыш рәвеше алып барган һәм респуб­лика халкы тарафыннан дини нормаларның "дөрес" үтәлмәве турында фикерләр белдерергә җөрьәт иткән, Россиядә һәм чит илдә террорчылыкны аклаган әдәбиятка карата югары кызыксынучанлык белдергән, шартлаткыч матдәләр, ко­рал әзерләү буенча ки­ңәш сорап мөрәҗәгать иткән кешеләр дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Ел фасылы буенча киенмәгән - җәйгә хас булмаганча калын куртка яки плащ кигән, үзе белән зур сумка яки бүтән предметлар йөрткән, адекват булмаган кыяфәттәге - наркотик исе­рү халәтендәгеләр аеру­ча игътибарга лаек. Га­дәттә бу халәттәгеләр гамь­сез, йөгерек күз карашы белән аерылып торалар. Хәрәкәт координацияләре бозылган булырга да мөмкин. Үлемгә барган террористлар га­дәттә күпләп тир һәм се­ләгәй бүленеп чыгу белән бәйле югары ярсучанлык халәтендә була. Аларның кайберсе чит кешеләр янында пышылдауга күчеп үзалдына дога укып йөри. Тукталышларда, сәү­дә объектлары каршын­да, күп­ләп халык җыелган урын­нарда транспорт ча­расы туктап тору, шулай ук шикле предметлар - сумка, пакет яисә төргәкләр булу, кыска ва­кытка фатир биреп тору яисә аерым алган фа­тирда даими рәвештә күп­ләп кеше җыелу да игъ­тибарсыз калмасын.
Шикле тоелган факт­лар буенча "02" яисә 2-15-75 телефоннары аша Әтнә Эчке эшләр бүлегенә шалтыратып хәбәр итәргә мөмкин. Шулай ук Татарстан Республика­сының теләсә кайсы полиция бүлегенә "02", ә мо­биль телефоннан "102" но­мерына шалтырата ала­­сыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев