Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев форумда катнашучыларга Президент Рөстәм Миңнехановның котлау сүзен җиткерде. "Татарстанда 5,5 мең җәмәгать оешмасы юридик зат буларак теркәлеп, эшчәнлек алып бара. Республикада гражданлык институтларын үстерүгә әһәмият бирелә. Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының гражданлык институтларын үстерүгә ярдәме зур", - диелгән әлеге котлауда.
- Татарстанда 173 милләт һәм халык вәкилләре яши. Милләтара дуслык һәм татулык хөкем сөрә, - дип, үз фикерләрен дәвам итте Васыйл Шәйхразиев. - Президент Рөстәм Миңнеханов кеше капиталының мөһимлеген гел искәртеп тора. Халыкка уңайлы тормыш-көнкүреш шартлары тудырырга омтылабыз. Уңышлар җитәрлек, ләкин чишелеш көтүче мәсьәләләр дә бар. Даими өйрәнәбез, Россия һәм дөнья тәҗрибәсен кулланабыз. Хакимиятнең, җәмәгать оешмаларының һәм эшкуарлыкның үзара хезмәттәшлеге бик мөһим.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин республикада гражданлык институтларының, ягъни җәмәгать оешмаларының, ресурс үзәкләренең актив эшчәнлек алып барулары турында сөйләде.
- Балаларны ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерү аеруча әһәмиятле, - дип, басым ясады ул.
Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Елена Тополева-Солдунова: "Форум илебезнең 20 төбәгендә үткәрелде инде. Үзара тәҗрибә уртаклашабыз, бер-беребездән өйрәнәбез", - диде
Казандагы форумда коммерциячел булмаган оешмаларга хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре белән ничек эш алып бару кирәклеге аңлатылды. Россия Федерациясе Президенты грантларына конкурска үз эшчәнлегеңне дөрес итеп күрсәтә белү дә кирәк.
Форумда яшьләрне җәмәгать эшләренә активрак җәлеп итү, волонтерлыкны үстерү, экологияне саклау мәсьәләләре дә күтәрелде. Казаннан соң "Сообщество" форумы эстафетасын Ростов-на-Дону һәм Төмән шәһәрләре дәвам итәчәк.
Нет комментариев