Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Җәмгыять

Яшьлек чыкса иде каршыма

Кайтып булса һәркем кайтыр иде Гомер сукмагының башына. Акчәчәкле такыясын киеп Яшьлек чыгар иде каршына. Сәгать угын артка борып кына Кайтарырга иде елларны. Бик эзләсәм табар кебек булам Яшьлегемә илтер юлларны. Яшьлек кенә ташлап киткән чакта Ерак яшергән шул сукмагын. Алга гына әйләнерлек итеп Ясаганнар сәгать укларын. Гомер язы шулай...

Кайтып булса һәркем кайтыр иде
Гомер сукмагының башына.
Акчәчәкле такыясын киеп
Яшьлек чыгар иде каршына.

Сәгать угын артка борып кына
Кайтарырга иде елларны.
Бик эзләсәм табар кебек булам
Яшьлегемә илтер юлларны.

Яшьлек кенә ташлап киткән чакта
Ерак яшергән шул сукмагын.
Алга гына әйләнерлек итеп
Ясаганнар сәгать укларын.

Гомер язы шулай өзелдереп
Сагындыра икән нилектән?
Сайлап алып булса фасылларны
Торыр иде гомер яшьлектән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев