Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җырчы Дилия Әхмәтшина: Зәвыгың булса, арзанга да өйдә матур ремонт ясарга мөмкин

"Ямьле" төркеме кызларының һәркайсы аерым җырлаучы артист буларак билгеле. Әйтик, Дилия Әхмәтшина тамашачыга "Чын сөю", "Сине уйлап" һ.б. җырлары аша таныш. Өстәвенә ул онкология чире белән авыручылар өчен хәйрия концертлары оештыра. Дилия белән якыннанрак танышкач, аның башка сәләтләре барлыгы да ачыкланды. - Дилия, җырчы булудан тыш, фатирларга дизайн ясау белән...

"Ямьле" төркеме кызларының һәркайсы аерым җырлаучы артист буларак билгеле. Әйтик, Дилия Әхмәтшина тамашачыга "Чын сөю", "Сине уйлап" һ.б. җырлары аша таныш. Өстәвенә ул онкология чире белән авыручылар өчен хәйрия концертлары оештыра. Дилия белән якыннанрак танышкач, аның башка сәләтләре барлыгы да ачыкланды.


- Дилия, җырчы булудан тыш, фатирларга дизайн ясау белән дә шөгыльләнәсең икән. Бу өлкәгә ничек кереп киттең?

- Иҗат кешесе төрле өлкәдә сәләтле булырга мөмкин. Хәзерге вакытта Мәскәүдәге фатирымда үзем ясаган дизайн-проект нигезендә ремонт ясыйбыз. Хәер, ул ремонт ике ел бара инде, һаман төгәлләп булмый (көлә). Бу өлкәдә махсус белемем булмаса да, башымда һәрвакыт төрле идеяләр барлыкка килә. Кайберләрен интернеттан эзләп табып, үземә саклап куям.


- Проектларны ничек башкарасың? Моның өчен сызымны яхшы белү таләп ителә бит.


- Интернетта махсус программа бар. Аның ярдәмендә 3D дизайн-проектын башкардым. Барысын да исәпләп чыгарып, сызымнар ясадым. Өйдәге ремонтны молдован парына ышанып тапшырдык. Ничек эшләргә кирәклеген яхшылап аңлаттым. Зәвыгың булса, ремонтны очсыз бәягә дә матур итеп ясарга мөмкин. Интернеттагы проектымны ясауда программист белгечлегем һәм тормыш иптәшем ярдәм итте.


- Дилия, быел "Чын сөю" җырың белән "Иң романтик җыр" номинациясендә "Болгар радиосы" Милли музыкаль премиясенә лаек булдың. Тантанада үзенчәлекле күлмәк белән чыгыш ясадың. Сине хәтта Голливуд йолдызына тиңләп, татарның яңа секс-символы диделәр. Күлмәгеңнең дизайнын да үзең уйладыңмы?


- Барлык сәхнә киемнәремне бөтен нечкәлекләренә кадәр үзем уйлыйм. Бу эшне илһамланып һәм яратып башкарам. "Чын сөю" җырына төшерелгән клипның идея-эчтәлеген дә үзем уйладым. Шуны да әйтергә кирәк, YouTube каналында бу клипны 60 меңнән артык кеше карады. Клипта тормыш иптәшемне дә күрергә мөмкин. Үзенчәлекле прическам аркылы башымда ниләр барлыгын күрсәтергә тырыштым (көлә). Минемчә, бераз тилерәк талантлы иҗат кешесе нәкъ менә шундый булырга тиеш. Бу образны күпләр ошатты. Ә инде табигатьнең матур күренешләре клипка тагын да ямь өстәде.


- Нинди җилләр Ижау кызын Мәскәүгә илтте?


- Ижауда туып-үсеп, Казанда белем алдым. Ирем дә Ижауныкы, ул - инженер. Аңа Мәскәүдә эш тәкъдим иткәч, шунда күченергә мәҗбүр булдык. Казан белән Мәскәү арасында йөрүгә ияләнеп беттем инде, бер дә кыен түгел.


Эльвира ШАКИРОВА

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/hour.html?search=intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев