Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәтләре алды
Җәмгыять

Юл-транспорт һәлакәтендә өч кеше тән җәрәхәтләре алды

Ике чит ил машинасы бәрелешү нәтиҗәсендә шундый фаҗига килеп чыга.

NTR-24.RU хәбәрләренә караганда, юл-транспорт һәлакәте Чистай-Түбән Кама юлында теркәлә. "Крутой" автомобильгә утырган яшь егет дистанцияне дә, тиешле тизлекне дә сакламый. Нәтиҗәдә икенче бер "иномарка"га бәрелә. Ә анысы юл астына ук тәгәри.

Ә гаепле тагын бер автомобильгә бәрелеп туктый.

Авариядә өч кеше зыян күрә. Иң кызыгы шунда - гаепле йөртүчегә берни дә булмый.


Нет комментариев