Юлларны төзекләндерәләр
Олы Әтнә-Күәм юлында ватык-җимерекләр, чокырлар шактый артты. "Татавтодор" егетләре аларны ремонтлый башладылар.
Шундый җирләргә таш-ком катнашмасы җәеп чыгуларын күргәч, сәерсенүчеләр дә булды. "Шул килеш клмыйдыр бит ул?" - дип борчылучылар да очрады. Сорауга оешма инженеры Искәндәр Әхмәтҗанов ачыклык кертте.
- Махсус закон нигезендә асфальт юлның "Пучина"га әйләнгән төшләрен ремонтлыйбыз, - диде ул.
Аңлавыбызча, андый урыннарны яңадан төзекләндерү бу. Чокырга җәйгән катнашма азрак утыргач, кабат килеп өстен асфальтлыйлар. Бу эш әле берничә атнага сузылырга мөмкин. Шуңа күрә, аеруча автомобильдә җилдәй җилдерергә яратучыларны кисәтү урынлы булыр, саграк булыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев