Үз эшенен остасы
...Яхшы сүз - җан азыгы диләр. Алда әйтелгән сүзләр, хәзерге вакытта Күәм авылында яшәп, тормыш юлын кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы ханым - Төхфәтуллина Раилә Фоат кызына рас килүенә һич шигем юк. Бу язмамда аның тормыш биографиясенә күз салу да зыян итмәс. Раилә апа...
...Яхшы сүз - җан азыгы диләр.
Алда әйтелгән сүзләр, хәзерге вакытта Күәм авылында яшәп, тормыш юлын кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртуга багышлаган, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы ханым - Төхфәтуллина Раилә Фоат кызына рас килүенә һич шигем юк.
Бу язмамда аның тормыш биографиясенә күз салу да зыян итмәс.
Раилә апа мәктәп елларын уңышлы тәмамлап, 1983 елда Казан медицина көллиятенә укырга юл тота.
1986 елда аны тәмамап, Арча районы хастаханәсенә эшкә урнаша. Шул рәвешле бала тудыру йортында хезмәт куя. Берникадәр акушер булып эшләргә дә туры килә аңа.
Тормыш юлын Күәм авылы егете Булат абый белән дәвам итә, гаилә корып, ике бала тәрбияләп үстерәләр.
1991 елда Әтнә район хастаханәсенә күчерелә, төрле бүлекләрдә эшли. Шул вакытта кабат акушер хезмәтен башкара.
2006 елның февраленнән Күәм авылына фельдшер булып билгеләнә. Хәзерге вакытта шунда эшли. Һәрвакыт тормышыннан һәм хезмәтеннән канәгать. Пунктка килгән һәрбер кешенең холык-фигылен яхшы белә, уртак тел таба ала. Кыскасы, һәрбер сүзе йөрәккә дәва аның. Чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы ул, дияр идем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев