Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өзелгән җыр ( Ак күңелле күршем Фарил истәлегенә)

Күршеләр булып үстек без - Күңелең синең бай иде. Йөрәгеңдә һәркемнең дә Үз урыны бар иде. Бер сыныкны бишкә бүлдек Без - күрше балалары. Йөрәгемдә сакланалар: Оныта алмыйм аларны. Колач җәеп каршы ала идең Өегезгә килеп кергәндә. Көлә-көлә сөйли идең Сүзләрең күп иде безгә дә. Тормышымда булган уңышларны Иң беренче...

Күршеләр булып үстек без -

Күңелең синең бай иде.

Йөрәгеңдә һәркемнең дә

Үз урыны бар иде.

Бер сыныкны бишкә бүлдек

Без - күрше балалары.

Йөрәгемдә сакланалар:

Оныта алмыйм аларны.

Колач җәеп каршы ала идең

Өегезгә килеп кергәндә.

Көлә-көлә сөйли идең

Сүзләрең күп иде безгә дә.

Тормышымда булган уңышларны

Иң беренче күреп алдың син.

Туган нигез белән бәйләп торган

Олы җанлы күршем идең син.

Ак күлмәкләр кер күтәрми, диләр,

Синең күңелең дә ак иде.

Ак күңелеңә - ак машинаң,

Ап-ак күлмәкләрең пар иде.

Синең өлешеңә төшкән көмеш,

Беләм, җиңелләрдән булмады.

Чиста-пөхтә, тыйнак идең үзең,

Тик бәхетең генә булмады.

Үзең белән үзең көрәштең,

Булмады шул синдә кыюлык.

Сыналган бит: кыюсызның

Тормышында була кыенлык.

Язмышлардан узмыш юк, диләр,

Шундый язмыш сиңа ник язган?

Барыр юлларыңа киртә куйган,

Гомер капкаларын ник япкан?

Бәлки, күршем, синең язмыш аша

Уйланырлар әле башкалар.

Битарафлар, бозык җаннар өчен

Шартлап ябылсыннар капкалар.

Нишләдең син, Фарил, йөрәгеңдә

Төзәлмәслек яра булдымы?

Кайтмас өчен киттең мәңгелеккә

Җырым кала сезгә дидеңме?

Өзелде җыр, җырланмыйча калды,

Булмас инде аның дәвамы.

Кагылмагыз минем йөрәгемә

Минем йөрәк бик тә яралы.

Абдуллина Сәрвиназ, Әтнә районы, Бәрәскә авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев