Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Зенит" волейбол клубы Никита Алексеев белән килешү төзеде

24 яшьлек уенчының Россия яшьләр җыелма командасы белән Европа чемпионы булып танылганы бар.

(Казан, 19 май, "Татар-информ"). Казанның "Зенит" волейбол клубы 24 яшьлек диагональ уенчы Никита Алексеев белән килешү төзеде. Бу хакта клубның рәсми сайты хәбәр итә. Яңа төгәлләнгән сезонда Никита Алексеев Самараның "Нова" командасы данын яклады.

Никита Алексеев карьерасын Мәскәүдә "Динамо" клубы системасында башлады. Ә ил чемпионатының суперлигасында Уфаның "Урал" (2012-2014, 2015-2016), Яңа Уренгойның "Факел (2015-2016) һәм Самараның "Нова" (2016-17) командалары өчен чыгыш ясады. 2014-2015 елгы сезонда Никита армиядә хезмәт итү сәбәпле уйный алмады.

Никита Алексеев 2010 елда Россия яшьләр җыелма командасы составында Европа чемпионы, ә 2013 елда "Урал" белән ил чемпионатында көмеш медаль яулады.

Узган сезонда Никита Алексеев илнең даими чемпионатында бомбардирлар күрсәткече буенча икенче урынга күтәрелде.

Чыганак: http://mediametrics.ru/rating/ru/843/online.html?search=tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев