Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зиратта фотосурәткә карап, кеше акылдан язарга мөмкин – Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин

"Ислам дине кешенең сәламәт яшәвенә бик игътибар итә", - ди Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин. (Казан, 3 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Якынын югалту хәсрәтен кичергән вакытта, аның кабере алдына килеп, таштагы сурәтенә карап торып, кешегә чир өстәлүе мөмкин. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә...

"Ислам дине кешенең сәламәт яшәвенә бик игътибар итә", - ди Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Якынын югалту хәсрәтен кичергән вакытта, аның кабере алдына килеп, таштагы сурәтенә карап торып, кешегә чир өстәлүе мөмкин. Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә шул хакта белдерде.

"Исламда кабер ташына фото кую катгый тыелган. Кеше хәсрәтле вакытында якынының кабере алдына килеп, рәсеменә карап торса, аңа тагын чир өстәлүе мөмкин. Кеше фотографиягә карап, якын кешесен күз алдына китерсә, хәсрәте тагын да арта, "акылы авышып" китүе бар, шуңа күрә рәсем кую рөхсәт ителми. Кеше зираттан чир алып кайтырга мөмкин. Кешенең сәламәт яшәвенә ислам дине бик игътибар итә", - ди Габделхәмит хәзрәт.

Имам әйтүенчә, өйләрдә дә стеналарга фотосурәтләр элү хуплана торган эш түгел.

"Исән әти-әниләрнең дә, вафат булганнарның да фоторәсемнәре альбом эчендә генә сакланырга тиеш. Вафат кешеләрнең рәсеменә гел карап тору зәгыйфьлек китерергә мөмкин. Кеше, хайван сурәтләре булган йортка фәрештәләр кермәс, диелгән. Ул йортка дога да барып ирешмәс, чөнки дога кылганда фәрештәләр катнашырга тиеш", - ди Габделхәмит хәзрәт.

Ул ата-аналарга да балаларының фотоларын рамкага тыгып, стенага куярга ярамавын билгеләп узды. "Стеналарга фотосурәтләр кую шәригать буенча катгый тыелган. Фәрештәләрне өйдән кумыйк. Бу догаларыбыз кабул булмавына бер сәбәп. Фәрештәләр булмаган йортка җеннәр, зәхмәт керә", - дип җөпләде Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев