Капиталь ремонттан соң, авылның мәдәният йорты кабат үз ишекләрен ачты
Район җитәкчеләре һәм республикадан килгән вәкилләр катнашында узган чараны тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.
Тантаналы ачылыш
Әйтергә кирәк, Кече Әтнә өчен зур тарихи вакыйга булды бу. Шушы вакыйганың истәлекле мизгелләрен күреп калыр өчен килүчеләр саны да күпсанлы иде.
Килүчеләрне милли киемле гармунчылар ансамбле каршы алды.
Авылның җаны аның мәдәниятендә, телендә, тарихында, аның гореф-гадәтләрендә, дип башлады сүзен ачылыш тантанасын алып баручы.
Ә мәдәният йорты әнә шул сыйфатларның барысын да үзендә сый­дыра. Шуңа күрә тантаналы ачылышка килүчеләрнең гаять күп булуына гаҗәпләнерлек түгел. Озак еллар дәвамында ремонтка мохтаҗ булып, моңсуланып утырды бу бина. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Зилә Шәфигуллина да үз чыгышында әнә шуны билгеләде.
Сер түгел, авыл мәдәният йорты бик начар хәлдә иде. Инде аңа ремонт ясамаслар, ул, гомумән, ябылыр дип тә курыккан идек. Безнең өчен бик зур сөенеч бу.
Ни генә димәсеннәр, авыл яшәсен өчен мәдәният йорты бик кирәк. Чөнки, ул халык өчен күңел ачу гына түгел, бер очрашып аралашу урыны да, - диде ул.
Кече Әтнә - һөнәрле авыл
Ә бит дөрестән дә, мәдәният йорты авылның үзәге дияргә була. Халыкның рухы шунда чыныга, ул булганга моңы өзелми. Ә инде аның яңа сулыш алуы, ягъни, капиталь ремонттан соң ачылуы барлык кешеләрне берләштерүнең, мәдәниятне саклауның һәм авыл тормышының үсешенә өмет бирүнең ачык билгесе. Шөкер, республика һәм район җитәкчелеге тырышлыгы белән бу мәдәният учагы икенче сулышын алды. Ул заман таләпләренә җавап бирерлек, зәвыклы, якты, күркәм бинага әверелде.
Җитәкчеләр дә, капиталь ремонт уздырган төзүчеләр дә изге теләкләрен җиткерделәр. Кайберләре бәйрәм рухы аңкып торган шушы гүзәл мәдәният йорты фонында бигрәк тә матур яңгырадылар. Бүген истәлекле, шатлыклы көн. Күптән көтелгән вакыйга. Мәдәният йорты - һәр авылның йөзе һәм рухи сандыгы ул. Ул гореф-гадәтләрне саклаучы, яшь буынны тәрбияләүче, халкыбызны берләштерүче мөһим урын.
Мәдәният йортының бу көнне ачылуы үзе үк символик мәгънә бирә.
Бу бина гади стеналар гына булып калмасын, монда иң мөһиме эчтәлеге булуын онытмыйча эшләгез һәм яшәгез. Артистлардан, гармун тавышыннан өзелмәсен иде бу бина.
Шунысы да куандыра авыл халкының бергә җыелып туган проблемаларны хәл итәр өчен киңәшү урыны да бу .
Менә шундый изге теләкләрдән соң, капиталь ремонтны соклангыч итеп уздырган оешма җитәкчесе Инсаф Габделгазизовка Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Моннан соң мәдәният йортының тантаналы ачылышы булды һәм тантана эчтә дәвам итте.
Эче дә искитәрлек
Тамашачыны фойеда ук мәдәният йорты директоры Ләйсән Дәминова җитәкчелегендәге балалар каршы алды. Мәдәният йортының гына түгел, бөтен авылның тарихы белән таныштырдылар алар. Шаккатып тыңладык, балалар осталыгына сокландык, районның ветераннар советы җитәкчесе, шушы авыл кияве Хәмит Галимҗановның Кече Әтнә белән бәйле мәзәген тыңлап, күзгә яшь килгәнче көлдек...
Төп залга узганчы, тагын бер кечкенә бүлмәгә сугылдык. Китапханә икән ул. Андагы китапларның күплеген күргәч, баш миен: Мәдәният йортына авыл халкы һич кенә дә эзен суытмас, дигән фикер бораулый башлады. Мәдәният йорты җитәкчесеннән ел нәтиҗәсе буларак сорарга кирәк әле, дөрестән дә шулай булырмы икән? Бездә халык китапны үз итми ул хәзер, дигән булалар югыйсә.
Тамаша залында халык яңартылган мәдәният йортының җирле сәнгать эшлеклеләре тарафыннан әзерләнгән беренче концертын күреп тә куанды.
Кыскасы, ремонт эшләре нәтиҗәсендә бина яңарды, халык өчен матуррак һәм уңайлырак булды. Яңартылган мәйданчык киләчәктә халык өчен төрле чаралар уздыру урыны булыр дип көтелә.
Чираттагысын көтәбез
Шунысы да игътибарга лаек тамашачылар арасында башка авыллардан килүчеләр дә шактый күренде. Ни кызык, араларында: Капиталь ремонттан соң клуб нинди була икән ул? Бездә дә ясамаслар микән аны?- дип кызыксынучылар да бар иде. Саный китсәң, җаваплы җитәкчеләрнең бу өлкәдәге эше гаять күпкырлы булырга охшаган. Шунда ук куанып: Озакламас, районыбызның Ары авылында тагын бер яңа мәдәният йорты калкып чыгар, дияргә кирәк.
Ә Кече Әтнәдәге мәдәният йортына әйләнеп кайтсак, 1965 ел ның 10 гыйнварында төзелгән бу бина. Гомумән, мәдәният йорты авыл тормышы өчен, чын мәгънәсендә, тарихи әһәмияткә ия.
Биредә, шөкер, ремонт эшләре нәтиҗәсендә ул тагын да яшәрде, тагын да матуррак һәм уңайлыракка әйләнде, ә бу барлык авыл халкы өчен зур бәхет.
Нет комментариев